Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәй керәшеннәре Олы көн табыны әзерләп масштаблы акция уздырды

Зәйлеләр Пасха бәйрәме көнне буялган күкәйләр, куличлар пешереп һәм пасха ясап, матур табын корып, социаль челтәрләрдә халыкны котлады.

Зәй районында Олы көн бәйрәме уңаеннан чаралар дәвам итә. 17 апрель көнне, район мәдәният йортында «Олы көн – якты бәйрәм» дип исемләнгән тамаша оештырылачак. Бу бәйрәм Зәй районында яшәүчеләр өчен генә түгел, ә күрше төбәкләрдән килүче кунаклар өчен дә зур вакыйга булып торачак. Чарада район җитәкчеләре һәм священниклар катнашачак. Шулай ук, керәшен һәм рус фольклор коллективлары үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Олы көн алдыннан җирле керәшен оешмасы инициативасы белән, зәйлеләр Пасха бәйрәме көнне, буялган күкәйләр, куличлар пешереп һәм пасха әзерләп, матур табын корып, социаль челтәрләрдә халыкны котлады. Бу "Иң шәп Олы көн өстәле" конкурсында 50дән артык карендәшебез катнашкан, шулай ук Кырым, Мәскәүдә яшәүче якташлары да кушылган. Җиңүчеләрне 17 апрель көнне булачак бәйрәмдә бүләклиячәкләр икән.

«17 апрель көнне бәйрәмнең тагын бер кызыклы яңалыгы – "Иң шәп Олы көн өстәле" конкурсының җиңүчесен билгеләү. Зәй районы керәшен оешмасы активистлары, ак түтиләр һәм ак дәдәйләр оештырган бу бәйгедә 52 кеше катнашты, шулар арасыннан 12 кешене бүләккә билгеләдек.  Беренче урынга – 1, икенче урынга – 1, өченче урынга – 2 кеше чыкты. Калганнарына кызыксындыру бүләкләре булачак.  Призларны спонсорлар – якташларыбыз Николай Токранов, Николай Тихонов, Петр Минеев, Николай Казаков һәм Людмила Глушкова әзерләде. Җиңүчеләрнең кем булуы әлегә сер булып кала.

Моннан тыш, районның талантлы рәссамнары Александр Биканов һәм Борис Князовның картиналары күргәзмәсе дә оештырылачак», –  дип сөйләде Зәй районы керәшен оешмасы җитәкчесе Петр Минеев.

Фольклор коллективларының чыгышлары, милли ризыклардан торган табыннар, рәссамнарның иҗат җимешләре – болар барысы да безнең бай мәдәниятебезне, йола-гадәтләребезне чагылдыра. «Иң шәп Олы көн өстәле» конкурсы нәтиҗәләрен белү, әлбәттә, иң көтеп алынган мизгелләрнең берсе булачак. Ул гаилә кыйммәтләрен, милли аш-су традицияләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән. Спонсорларның ярдәме дә зур әһәмияткә ия, чөнки ул бәйрәмнең тагын да мул һәм күңелле узуын тәэмин итә.

Юрий Ермаков фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев