Андрей Кузьмин этномәдәниятне ярата, шуңа бәйле рәвештә, картиналар ясый.
Бүген ул видео проектта бер яхшы картина ясау барышы белән таныштырырга булды. Проектның максаты – сәнгатьнең матурлыгын һәм иҗади процессның кызыклы якларын күрсәтү. Видеоның башында ул үзенең иҗат мохитен, кирәкле материалларны һәм инструментларны тәкъдим итте.
“Мин үзем – керәшен, үз нәсел җебемне беләм, хөрмәт итәм. Беренче картинамда авыл мәдәният йорты музеен ясадым. Анда борынгы керәшен әйберләре саклана. Нәкъ менә шулар картина ясарга илһамландырды мине. Видеода боларның барысы да – карандаштан тотынып, майлы буяуларга кадәр ничек ясалганы күрсәтелгән. Моның өчен барлыгы берничә сәгать вакытым китте. Эш авыр, әмма шул ук вакытта кызыклы да. Ашыгуның мәгънәсе юк, чөнки бик яхшы нәтиҗәгә ирешергә телим”,– ди ул.
Нет комментариев