«Ыру агачы» төбәкне өйрәнүчеләрне җыя
20 ноябрьдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә туган төбәкне өйрәнүчеләрнең III Бөтенроссия “Ыру агачы” (“Родовое древо”) форумы уздырыла.
Бу юлы «Ыру агачы» Татарстанда һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елына багышлана.
Форумда түбәндәге темалар яктыртылачак: гаиләм тарихында — сугыш; Геройлар арабызда — фронтовикларның истәлекләре; керәшеннәрнең ыру агачы; керәшен авылларын өйрәнүдәге проблемалар; керәшен авыллары тарихы буенча китаплар әзерләү һәм аларны бастырып чыгарудагы кыенлыклар; керәшеннәрнең традицион культурасын һәм фольклорын өйрәнү; керәшеннәрнең этнотерриториаль төркемнәрендәге мәдәни һәм көнкүреш проблемалары; авыллардагы фольклор ансамбльләре: узганы, хәзергесе һәм үсеш перспективалары; керәшен авылларының рухи тормышы: узганы һәм хәзергесе; төбәк тарихы музейлары — керәшеннәрнең тарихи-мәдәни мирасы тупланышы.
Форумда галимнәр, туган төбәкне өйрәнүчеләр, укытучылар, студентлар, шулай ук, керәшен тарихы һәм культурасы белән кызыксынучылар катнаша ала.
Соңыннан барлык чыгыш ясаучыларга да махсус сертификат тапшырыла. Форум нәтиҗәләре буенча, «Ыру агачы» җынтыгы бастырып чыгарылачак.
«Ыру агачы» форумында катнашырга теләүчеләр гаризаларын 15 ноябрьгә кадәр оештыру комитетына электрон почта аша җибәрергә тиешләр: zge121@mail.ru «Форум краеведов» дип күрсәтергә онытмаска.
Форум 20 ноябрьдә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә (Казан шәһ., М. Худяков урамы, 11нче йорт) була. Аның координаторы: Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк методисты, Татарстан фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге өлкән хезмәткәре Лилия Мөхәммәдиева (тел.: 8-937-775-57-87).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев