Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Җырчыларыбызның җәе ничек башланды?

Иҗаттан тыш әле авыл тормышы да бар. Артистларыбыз көндәлек тормышта ниләр белән шөгыльләнгәнен видеога төшереп, үзләренең социаль челтәрләренә дә урнаштырганнар.

Җырчыларның ел әйләнәсе эшләре бетми. Җырлар яздыру, концертлар кую, бәйрәмнәрдә чыгыш ясау һәм башкалар. Вакытлары тыгыз булса да, авылга кайтып, ярдәм итәргә дә җитешәләр.

Алина Давыдова майның соңгы көннәрендә авылга кайтып гаиләсе белән бәрәңге утыртып килгән. 

«Концертлар арасында чын авыл хатынына әйләнәм. Бергәләп бәрәңге утыртып, тавыкларга концерт куеп (көлә), табигатькә сокланып, мунча кереп, кояшта кызынып килдем. Ә сез ничек уйлыйсыз, сәхнәдә әйбәтрәкме, бакчадамы?!» – дип елмаеп язган үзенең социаль челтәрендә.

Питрәч ягыннан Римма Никитина да мөмкинлек чыккан саен туган ягына кайтып, әнисенә булыша. Бу юлы ул помидор утыртырга кайткан. Аның эшләгәнен әнисе «контролировать» итеп, видеога төшереп торган.

«Син кайткач, мин блогерлыкка күчәм. Бакча бай, Аллага Шөкер. Әйбәт утыртасың кызым, мололдец. Шәп була. Җәй буе шуларны үстерәм инде. Аннары чүбен утарга кайтырсың, яме. Ярар, сиңа комачау итеп тормыйм, кәҗәмне савасым бар», — дип китеп бара.

Ә күпләрнең яратакан җырчысы Вадим Захаров концерт кую белән мәшгуль. Казанны гөрләткәннән соң, күптән түгел генә, Мәскәүдә дә үзенең сольный концертларын куеп кайткан. Вадим да, авылга кайтмый калмас әле. Пчеловодта да эш бетмәгәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев