Җырчы Винера Ганеева: «Исемнәрем булуына карамастан, мин әз гонорар ала торган артист»
Соңгы арада социаль челтәрләрдә «Норм или Стрём» дигән рубрика популяр булып китте. Анда кешеләр сорауларга «Норм» яки «Стрём» дип җавап кайтара. Блогер Олеся Дмитриева (Олеся Лесная) җырчы Винера Ганиева белән дә шундый әңгәмә корган.
— Үз укучыларыңның концертында чыгыш ясау?
— Норм. Мин өйдә утырырга тиеш мени? Барысына да йөрергә вакытым җитми, ләкин укучыларым «Венера Әхәтовна, килегез инде» дип чакырсалар, ничек килмисең инде?!
— Сәхнәгә спиртлы эчемлекләр эчеп чыгу?
—Стрем. Андыйлар да бар. Алар, сәхнәгә салып чыгу дулкынлану хисен бетерү дип уйлыйлар инде. Сәхнәгә алай чыгу — противопрофессионально.

— Исемнәрең белән мактану?
— Стрем. Моның белән урамда мактанып йөрмисең инде. Минем үземнең исемнәрем барысы да хезмәт белән алынган.
— Туйларда, банкетларда бушка җырлау?
— Стрем. Әлбәттә түләнергә тиеш. Бушка җырлаган вакытлар да була. Танышлар, туганнар кунак булып чакыралар да, анда син бүләген дә бирәсең, җырын да җырлыйсың. Мин, исемнәрем булуына карамастан, иң әз гонорар ала торган артист. Оят миңа күп сорау.
— Сәхнәдә сүгенү?
— Стрем конечно. Тәрбиясез артист кына шулай әйтә ала. Сәхнәгә чыкканда «Саумы Казан!» дип кычкырып чыгу... Синең алдыңда тамашачы утыра. Башта син алар белән белән исәнләш, аңа хөрмәт күрсәт. Кычкырасың килсә, урамга чык та кычкыр. Чиргә әйләнгә әйбер инде бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев