Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Җырчы Ясмин мактаулы исемгә лаек булды

«Казан шәһәре филармониясе» мәдәният учреждениесенең концерт бүлеге артист-вокалчысы Светлана Минеева (җырчы Ясмин) «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указында язылганча, карендәшебезгә бу исем музыка сәнгатен үстерүдәге зур хезмәте өчен бирелгән.

Ясмин псевдонимы белән иҗат итүче Светлана Минеева — Зәй шәһәрендә туып-үскән, әтисе — Сарсаз Багражныкы, әнисе — Югары Баграждан. Зәйдәге «Илһам» төркемендә җырлап йөргән Светлана мәктәптән соң, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында белм ала. Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. 2014 елдан Ясмин псевдонимы ала. Ул аның үз исем-фамилиясеннән ясалган. Аның репертуарында рус һәм татар эстрадасы көйләре, керәшен җырулары да бар. Светлана Григорьевна Казанда яши, көйләр иҗат итә, үз җырларыннан клиплар төштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев