26 сентябрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Татарстанның төрле районнарыннан килгән гаиләләр катнашында, «Җамагат учагы» концерты оештырылачак.
Әлеге концерт,узган ел, Россиядә Гаилә елын йомгаклау уңаеннан уздырылган иде. Быел да, иҗат белән яшәүче гаиләләр җыр-биюләре һәм чын күңелдән башкарылган чыгышлары белән сезне сөендерер. Алар үзләренең сәләтләрен генә түгел, ә иң кадерле хәзинәләрен – йөрәк җылысын да бүләк итәр
Үз җыруларыбызны, заманча эстрада көйләрен үз итүче һәркемне Җәкәү йортында көтәләр. Килегез, матур концерт карарбыз, кушылып, җырлашып утырырбыз.
26 сентябрь, 18:00, Җырчы Җәкәү йорты ( Худяков урамы, 11 йорт).
Нет комментариев