Светлана Альбертовна Хуҗа Хәсән мәктәбендә һәм Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә эшли, балаларга кул эшләре сәнгатен өйрәтә.
2023 елда аңа «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» исеме бирелде.
Светлана Бартязова туган як культурасын саклаучы «Инешкәй» фольклор коллективын да җитәкли. Ул «Татарстан Республикасының Чигелгән картасы» проектында һәм башка бәйгеләрдә актив катнаша, моның өчен культура министрыннан Рәхмәт алды.
2013 елда аның «Чигү сәнгате – яшәү чарасы» проекты Бөтенроссия конкурсында өченче урынны яулады. Бу казанышлар аның эшенә тугрылыгын һәм укучыларга сәнгатькә мәхәббәтне җиткерү теләген күрсәтә.
Нет комментариев