Хуҗа Хәсәннән Ольга Боярина: «Җир җимертеп эшли дә, күңел дә ача беләбез»
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан Ольга Боярина иң актив, иң җитез түтиләреннән берсе, 2016 елдан бирле ветераннар советын җитәкли.
Ольга Михайловна зур матур йортта ире Ананий Юлианович белән икәүләшеп гомер итәләр. Тормышлары авылдагы һәр кешенеке кебек җитеш, суы, газы кергән, рәхәт яшәү шарты тудырылган. Балалар өчен аерым бүлмәләр бар, ишегалдында сөйләшеп утыру, бәйрәмнәр үткәрү өчен беседка да ясап куелган. Гомеренең күп өлешен машина йөртүче булып үткәргән Ананий дәдәй белән алар бер мәктәптә укыганнар. Ольга түти Канаш шәһәренең финанс училищесын тәмамлаган. Баш экономист булып эшләгән. Бергә булуларына — 46 ел. Дүрт бала үстергәннәр. Барысы да икешәр югары белемле. Шулай алар иң олы сөенечләре — балалары, сигез оныклары. Ольга Бояринаның хезмәтен хөрмәтләп бирелгән бик күп мактау кәгазьләре, дипломнары, Рәхмәт хатлары бар. Һәр уңышы, тормышының җай гына баруы — янәшәсендә үзен аңлый торган ярдәмчел ире булуыннан килә ди, ул. Хәзерге вакытта ул Турминское авылындагы чиркәүгә дә йөри, аны карап торуда, шәмнәр сатуда ярдәм итә. Үзе дә иманнар укый, әби-әниләреннән калган иман кенәгәләрен кадерләп саклый.
Ольга Боярина авыл халкының яшәеше хакында сөйләде:
«Без, Хуҗа Хәсән халкы, җир җимертеп эшли дә, күңел дә ача беләбез. Җәен эш күп, беркем дә кул кушырып утырмый, бакчасында җиләк-җимешен, йортында каз-тавыгын үстерәбез. Шул арада кунакка кайткан бала-оныкларын сыйларга да, чараларда катнашырга да өлгерәбез. Бәйрәмнәрне онытмыйбыз, һәркайсын үзебезчә билгеләп үтәргә тырышабыз. Берничә ел элек өлкәнрәк яшьтәге унбишләп кеше җыелып, «Миләшкәем» коллективын оештырып җибәрдек. Бәйрәмнәрдә генә түгел, өмәләрдә дә без гел бергә. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә дә ярдәм итүне онытмыйбыз. Токмачлар кисеп, носки-бияләйләр бәйләп, үлән чәйләре әзерләп җибәрәбез. Авыл халкы акчалата, яки көнкүреш әйберләре белән дә булыша».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев