Хуҗа Хәсәннән Ольга Боярина: «Җармункага дөмбердектә әйләнә идек»
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Ольга Боярина яшьлек елларын искә төшерә.
Ольга түти үзенең яшь вакытын искә төшереп болай диде:
«Балачак, үсмер чак - иң матур вакыт. Безнең балачак рәхәт, матур тормышта үтте. Әтием безне ат арбасына утыртып, күрше Базарлы Тәрбит авылына җармункага (ярминкә) алып бара иде. Дөмбердеккә (хәзерге карусельне хәтерләтә) утырта иде дә, без җилдерә идек. Әти үзе җармункада йөреп әйләнә, без рәхәтләнеп ял итә идек. Аннан соң төрле тәмлүшкәләр белән безне куандыра иде».
Тәрбит Хуҗа Хәсәннән 15ләп чакрым ераклыкта. Җармунка бик бай булган, анда җыр-бию, төрле уеннар, конкурслар оештырылган.
«Тагын бер истәлек. Яңа ел, чыршы бәйрәменә бик шатланып йөри идем. Кар бөртекләре булып киенеп, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, мәктәптән Яңа ел бүләкләре күтәреп кайтулар, хәтердә саклана. Мин икенче бала, өйдә миннән кечкенәләр, бүләкләр алмый торганнары 4 әү. Кайткач, пакеттагы конфет, пряникларны әни тигез итеп бүлә иде. Ничек шулай бүлә алган ул, хәзер мин сокланып искә алам әнинең безгә булган мәхәббәтен, тигезлектә безгә тәрбия бирүен»,- дип тәмамлады сүзен Ольга Боярина.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев