Яшел Үзән шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабы узды.
Ул конкурс республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, яшь буынга тәрбия бирүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклауга һәм җәмгыятькә тәкъдим итүгә юнәлдерелгән.
Татарстанда 29нчы тапкыр үткәрелә торган конкурсның бу этабында кайбычлылар уңышлы чыгыш ясады. Анда Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йорты җитәкчесе Анна Матвеева “Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңү яулады. Катнашучыларның барысын да сәхнәгә чакырып бүләкләделәр.
Нет комментариев