Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәндә каз-үрдәк өмәләре башланды

Менә көзнең соңгы аена аяк бастык. Табигатьнең бу матур фасылында инешләр һәм сулыклар каз-үрдәкләр белән тулылана. Алар каңгылдашып, су коенып, тирә-юньгә үзенчәлекле бер гүзәллек өсти.

Кайбыч районындагы Хуҗа Хәсәндә, авыл җирлегенә генә хас булган бик матур күренеш – каз-үрдәк өмәләре башланды. Бу гадәти булмаган эшне башкару өчен, бер-береңә ярдәм итү, бердәмлек – болар барысы да авыл тормышының аерылгысыз бер өлеше.

«Ялларда без Гүзәл һәм Дмитрий Капитоновлар гаиләсендә өмәдә булдык. Капитоновларның бу көнне безне үзләренә чакырып, әлеге матур йоланы дәвам итүләре, яшь буынга да күрсәтүләре бик сөенечле. Аларның ишегалды үзләре үстергән үрдәкләр тавышыннан гөжләп тора иде. Үрдәкләр күп булса да, күмәкләшеп, җырлап-биеп эшләгәч, эшнең ничек беткәнен сизми дә калдык. Хуҗабикә Гүзәл, һәрвакыттагыча, мул табын әзерләгән, табын уртасында үрдәк итеннән пешерелгән зур бәлеш күзнең явын алырлык иде.

Киләсе елга тагын да күбрәк каз-үрдәкләр үстерергә насыйп булсын дигән теләкләр белән, без таралыштык. Өмә бик күңелле һәм файдалы узды», – дип хәбәр итте Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең ветераннар советы председателе Ольга Боярина.

Әлбәттә, бу өмәләр бары тик эш башкару гына түгел. Алар – авыл халкының бергә җыелып, аралашып, бер-берсенә ярдәм итеп, дуслыкны ныгыту мөмкинлеге. Җырлар, көлке, матур әңгәмәләр – болар барысы да бу көнне тагын да яктырак, истәлеклерәк итә. Мондый күмәк эшләр, чынлап та, авылны яшәтә, үзенчәлекле бер мохит тудыра.

Ольга Боярина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев