Хуҗа Хәсән мәктәбе укытучысы Людмила Краснова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән мәктәбе укытучысы Людмила Краснова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән мәктәбеннән сөенечле хәбәр белән уртаклаштылар.

Мәктәп коллективы да Людмила Геннадьевнаның бу уңышына бик шат, чөнки аның тырыш хезмәте мәктәпнең гомуми уңышларына зур өлеш кертә. Аның җитәкчелегендә үткәрелгән төрле бәйгеләр һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештырыла һәм укучыларның актив катнашуы белән үтә. Бу бүләк Людмила Геннадьевна өчен генә түгел, ә бөтен мәктәп өчен зур горурлык һәм киләчәктә дә яңадан-яңа уңышларга этәргеч булып торачак.

«Тәрбия эшләре буенча урынбасарым Людмила Краснова Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде! Бу – Людмила Геннадьевнаның үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә күп еллар буе тырышып эшләве, һөнәренә тугрылыгы, хезмәтенә иҗади якын килүе өчен лаеклы бүләк», – диде Хуҗа Хәсән мәктәбе директоры Надежда Макарова.

 

 

 

Фото авторы: Мингазиз Сөнгатуллин.


Нет комментариев