Хуҗа Хәсән авылында икенче төбәкара футбол турниры уздырылды
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән җирлегендә узган икенче төбәкара футбол турнирына биш команда җыелды.
Спорт бәйрәменең оештыручылары булып "Беренчеләр" хәрәкәтенең җирле бүлегеннән Елена Краснова, яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт секторы җитәкчесе Диана Фролова һәм Хуҗа Хәсән мәдәният йорты мөдире Анна Матвеева.
Бу турнир спорт бердәмлеге һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуның якты үрнәге булды. Анда Хуҗа Хәсән, Олы Тәрбит, Олы Кайбыч, Чүти һәм Чувашия республикасының Янтик авылларыннан командалар катнашты.
Чувашиядән килгән кунакларны хуш исле калач һәм культура хезмәткәре Анна Матвеева рецепты буенча пешерелгән, кайнар коймак белән каршы алдылар.
Уенчылар югары осталык, команда рухы һәм җиңү өчен көрәштә бердәмлек күрсәттеләр. Спорт мәктәбе тренеры Раил Фәсхетдинов хөкемдарлык итте.
Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны "Кайбыч" командасы яулады, икенче урынны – Янтик командасы, өченче урынны Олы Тәрбит командасы алды.
«Кайбыч хәрәкәте» лидеры Елена Краснова грамоталар һәм бүләкләр тапшырып, мондый ярышлар ел саен үткәрелә торган традициягә әйләнәчәк дигән ышаныч белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев