Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Хезмәт ветераны» исеме алуны үзгәртерергә телиләр

Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләре өчен «Хезмәт ветераны» исемен бирүне гадиләштерергә кирәк дип саный.

Документ рәвешендә рәсмиләштерелгән тәкъдим хезмәт министры Антон Котяковка җибәрелгән. 

«Оборона-сәнәгать комплексы белгечләре өчен» «Хезмәт ветераны» категориясен бирү тәртибен гадиләштерү мәсьәләсен карарга кирәк», - диелә мөрәҗәгатьтә.

Лантратова сүз илнең иминлеге турында баруын билгеләп үтте. Оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләрен социаль ярдәм белән тәэмин итү мөһим. Мондый белгечләргә ярдәм көчәйтелергә тиеш, дип белдерде депутат.

Министр Котяковка җибәрелгән документта махсус хәрби операция вакытында оборона-сәнәгать комплексының күп кенә хезмәткәрләре ялларсыз эшли диелә. Әмма закон дәрәҗәсендә социаль ярдәмнең өстәмә чаралары әлегә җитәрлек түгел, дип саный Лантратова.

Ул оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләренә «Хезмәт ветераны» исемен ведомство бүләкләреннән башка бирергә, шулай ук тиешле стажны ир-атлар өчен 20 елга, хатын-кызлар өчен 15 елга кадәр киметергә тәкъдим итте.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев