Хезмәт ветераны Анастасия Кукина тырышлыгы, тынгысызлыгы белән кояштай нур сибеп яши
Зәй ягындагы Кабан Бастырыкта Россиянең мактаулы доноры, хезмәт ветераны Анастасия Кукина ял көннәрендә авылдашларны һәм Дүрт Мунча, Зичәбаш, Түбән Биш халкын җыеп, теләк теләүне оештыра. Ходай каршына китүчеләрне озатырга, искә алу ашларында иман әйтергә, Дүрт Мунча клубына барып СВОдагы якташларга маскировка челтәре үрергә, Дүрт Мунча авыл җирлегенең «Тургай» җыр ансамбленә йөрергә дә өлгерә.
Яр Чаллыда яшәп, лаеклы ялга чыккач туган авылыбызга кайтып төпләнгән адашым Анастасия — үз гомерендә 80 мәртәбә кан биргән донор. 2003 елда Россиянең мактаулы доноры исеменә лаек булган ул.
«1976 елны заводка кан алырга килделәр. Хезмәттәшләремә ияреп, мин дә кан бирергә булдым. Кан бирүне җиңел кичердем, башым да әйләнмәде, көч-егәр күп бит ул чакта. Тора-бара донорлыкның кеше гомерен саклап калуда мөһимлеген ныклап аңладым», — дип бу хакта тыйнак кына сөйли II группа уңай резус канга ия Анастасия.
Зинаида һәм Тарас Брицовларның олы балалары булган Анастасия башта үз авылыбызда укый, аннан соң — Түбән Биш мәктәбендә. Бишенчедә укыганда аны икенче класска вожатый итеп билгелиләр. Дүрт ел дәвамында башлангыч класс укучыларын мәктәптәге ярышларга, концертларга әзерли. Аларның отряды беренчелекне беркемгә дә бирми. Үз класслары да тату, дус була.
«Үзем вожатый булган класстагылардан — үз авылыбызның Юлия Николаева (Батаева), Дүрт Мунчадан Валентина Трофимова, Нурия Арсланова, Зичәбаштан Роза Михайлова һәм Пётр Антонов белән хәзер дә аралашабыз. Күршедә яшәүче классташым, үзе дә вожатый булган Анна Пасмурова белән бергәләшеп кичен план төзегәннәр, Пионер туган көндә — 19 майда пионервожатый Роза Меньшиковага, Александра Прокопьевага рапорт биргәннәребез еш искә төшә, — дип мәктәп еллары турында елмаеп искә ала ул. — Унынчыда укыганда авылда спектакль куйдык, клуб мөдире Зинаида Савельева иде. Спектакльдә уйнаган Галина Капитонова, Григорий Батаев, Яков Спиридонов инде арабызда юк. Үземнең Гөлфинә ролен башкаруым, ә Галина белән Зинаиданың пардан киенеп, озын кара чәчләрен таратып сәхнәдә уйнап йөрүләре әле дә күз алдында тора. Ул спектакльне Баграж авылларында, Бура-Киртәдә дә куйдык. Җыелган акчага клубка баян алгач, сөенүебезнең чиге булмады».
Анастасия, мәктәп еллары истәлеге итеп, классташы ясап биргән үз портретын әле дә саклый. Ул вакытта да мәктәптә кызлар белән малайларны аралаштырып, партага утырту гадәте бар иде. Анастасия дә беренче класстан бишенчегә кадәр Александр Прокопьев белән бер партада утырып укыйлар. Биш класс тәмамлагач, Прокопьевлар Уфага күченә. Бераздан малайның әнисе, медпунктта акушерка булган Евдокия түти авылга кайтып төшә. Улы Александрны, укуын дәвам итү өчен, үзенең бертуган тутасында калдыра. Анастасия белән Александр хатлар алышалар. Бәйрәмнәрдә бер-берсенә открыткалар җибәрәләр.
«Саша бик яхшы укый, матур итеп рәсем ясый иде. 8 Мартка бүләк итеп, минем портретны ясаган. Хатны ачкач, кышкы киемнән шапка киеп төшкән сурәтем килеп чыкты. Гаҗәпләндем дә, сөендем дә. 8 Март бәйрәме якынлашканда ел саен әнә шул хат һәм минем өчен бик кадерле бүләк булган портретым искә төшә. Саша өлгергәнлек аттестатын Зәйдә алды. КАМАЗда җитәкче урыннарда эшләде. Гаиләсе белән Яр Чаллыда яши. Безнең дуслык җепләре хәзер дә дәвам итә», — ди Анастасия балачак хатирәләренә бирелеп.
Анастасия үзе дә КАМАЗның башта — ремонт-инструменталь заводында комплектлаучы, аннан кою заводында эшләгән. Авылдашыбыз, оста баянчы Анатолий Кукин белән өйләнешеп, 48 ел буе тату гаилә булып яшиләр. Бердәнбер улларын һәм энеләрен югалту хәсрәтен дә кичерделәр. Лаеклы ялга чыккач, Анастасия белән Анатолий Кабан Бастырыкка күченеп кайттылар. Ике кызлары, кияүләре, дүрт оныклары белән аралашып, авыл халкына үрнәк булып яшиләр.
Авылыбыз чиркәве священнигы протоиерий Пётр Шишкин Ходай каршына киткәч, Әлмәт владыкасы Мефодийдан бәхиллек алып, Анастасия Тарасовна ял көннәрендә авылдашларны һәм Дүрт Мунча, Зичәбаш, Түбән Биш халкын җыеп, теләк теләүне оештыра. Ходай каршына китүчеләрне озатырга, искә алу ашларында иман әйтергә, Дүрт Мунча клубына барып СВОдагы якташларга маскировка челтәре үрергә, Дүрт Мунча авыл җирлегенең «Тургай» җыр ансамбленә йөрергә дә өлгерә. Авылдашларыбыз белән бергә чишмә янын чистартырга да, чиркәүне җыештырып тәртиптә тотарга да вакыт таба. Авылдашым, адашым Анастасия һәр кешене якын күреп, кояш кебек барысына да үзеннән нур таратып яши.
Анастасия Шәймәрданова.
Лаеш районының Усад авылы.
Фотолар — Анастасия Кукина һәм Юлия Батаева архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев