Бу акция, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, шушы елның апрель-май айларында оештырылды
Татарстаннан фронтка алынып, яу кырында ятып калган 378 кеше истәлегенә агач утыртуда 30 меңнән артык кеше катнашты. Агач үсентеләренең 1,1 миллионы — шәһәрләрдә һәм авыл җирләрендә, 400 меңе урман фонды биләмәләрендә утыртылды. Халыкара «Хәтер бакчасы» акциясе Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча һәм дәүләткүләм «Мохит иминлеге» проектын тормышка ашыруга ярдәм буларак уздырыла.
Нет комментариев