Хәрби операциядәгеләргә ярдәм: Иванай авылы клубында токмач кистеләр
Махсус хәрби операциядәгеләр өчен ярдәм – бу тема һәрвакыт актуаль һәм мөһим.
Балык Бистәсенең Иванай авылы клубында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен токмач кистеләр. Хәрбиләр, илебезнең иминлеген саклап, тынычлыкны тәэмин итү өчен зур хезмәт куялар. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.
Иванай авылы клуб җитәкчесе Нина Евдокимова:
«Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм әзерләүне дәвам итәбез. 14 февраль көнне авыл клубында токмач кистек. Күңел җылыларын биреп, бу эшкә алынган барлык авылдашларыма да зур рәхмәт»,– диде.
Бу чара авыл халкының бердәмлеген күрсәтә. Егетләребезгә ярдәм итүдә авыл халкы бергәләп тырышып эшли. Халкының активлыгы һәм ярдәм итәргә тырышуы – хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә булган хөрмәт һәм мәхәббәт бит ул. Әлеге ярдәм, әлбәттә, безнең егетләребезгә көч һәм җиңүгә дәрт бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев