Волонтерлардан ярдәм – СВОдагылар өчен ышанычлы тыл
Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәмнең мөһим булуын һәркем аңлый, һәм һәркем үз өлешен кертергә тырыша.
Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәмнең мөһим булуын һәркем аңлый, һәм һәркем үз өлешен кертергә тырыша.
Бакалы районының Яңа Балыклы авылы халкы «Без бергә көчле» девизы астында маскировка челтәрләре үрү буенча волонтерлык акциясен дәвам итәләр.
– Отпускта булган сугышчылар алгы сызыкта ясалма челтәрләрнең мөһимлеген әйттеләр. Үрггән челтәрләребезне, волонтерларның һәр ярдәмен югары бәяләделәр. Алар техниканы, окопларны һәм позицияләрне яшерергә ярдәм итә. Безнең районда мәдәният йортлары базасында хәрби хезмәткәрләрнең заказы буенча, алар әйтүе буенча зурлыгын һәм төсен исәпкә алып, маскировка челтәрләре үрүләр дәвам итә. Волонтерлык эшчәнлегендә катнашучы һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Бергәләп без теләсә нинди авырлыкларны җиңә алабыз!, – диде китапханәчеНаталья Васильева.

Менделеевскиның Монай авылындагы мәдәният йорты җитәкчесе Надежда Бакаева:
– Безнең авыл активистлары челтәрләр үрәләр, окоп шәмнәрен ясыйлар, хәрби хезмәткәрләр өчен кирәк-ярак тутырылган посылкалар, коры ашлар әзерлиләр, шулай ук, өйләрендә дә сугышчылар дип яшелчәләр киптерәләр, – дип язды.

Наталья Васильева һәм Любовь Калягина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев