Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Владимирның уңган гаиләсе - Борисовлар

Мамадыш районының Берсут елгасы кушылдыгы янында, табигать кочагында урнашкан Владимир авылы танылган артистлар, язучылар, эшмәкәрләре белән дан тота.

Авылның уңган гаиләсе Борисовлар белән сөйләштек. 86 яшьлек Люция түти үзенең черек бәрәңге, үлән ашап үскән балачакларын искә алып үтте. Хәзерге тормыш шартларына сөенеп яшәргә кирәклеген аңлатты. Улы, килене белән бергә 38 ел яши. – 

–  Килен каенана түгел, ә кыз белән әни без. Бик матур яшибез, — диде кул эшенә оста Люция түти. – Яшьтән тегәргә өйрәнергә теләдем, нигәдер өйрәнә алмадым. Ә менә чигүне, бәйләүне нык яраттым, шәлләр дә бәйләдем, носки-бияләйләр дә. Вакытында аларны ерак шәһәрдәге дус-ишләргә җибәрә, әзрәк кереме дә була иде.

Килен каенанага охшаш була, диләр.

«Әни белән бергә яшәгән гомер сизелмәде дә. Иртән эшкә чыгып киттек, кайтуыбызга әни кайнар аш белән каршы алды. Балалар үстерешергә дә булышты. Аерым яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Ирем Валерий — машина йөртүче, гел юлда булды», — диде Нина Ильинична.

Ул да алмаз чигүе белән картиналар ясый. Гомумән, Борисовлар гаиләсендә кул эшенә зур игътибар бирелә. Кызлары Лилия, Елена, уллары Альбертның хатыны Диляна — оста чигүчеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев