Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Владимирда яшәүче Галина Михайловада кулдан чокып ясалган Изге Кыз Мария тәресе саклана

III керәшенчә марафонда катнашучы Мамадыш районының Владимир авылыннан Галина Михайлова үзләрендә сакланучы гаилә мирасы турында сөйләде.

Төп нигезнең дәвамчылары буларак, йортыбызда мирас булып сакланган әйберләр шактый. Алар турында мин алдагы марафонда язган идем: бабай сугышка киткән чакта (әтисенең эш коралларын) әтигә, кайнатама, нәзер итеп әйтеп калдырылуын; әнинең сандыгында сакланган истәлекле киемнәр турында...

Бу юлы, йортыбызда, иң кадерле җирдә сакланучы, кулдан чокып ясалган, Изге Кыз Мария тәресе турында язам. Ул безнең гаиләнең иң зур мирасы. Әлеге кулдан ясалган хезмәтне мин күпме кызыксынсам да, азагынача ачыклык кертә алмадым.

Кайнанам, Анна (Минүк 1933 елгы), үзе килен булып килгәндә әлеге тәренең булуы турында, аның кайнанасы-Лиза әбинең (1896 елгы) дә әйтә алмавы турында сөйли иде. Бары тик әтинең үз кулы белән футляр ясап, пыяла тәрәзә куеп, әлеге хезмәтне кадерләп куюы гына мәгълүм. Әлеге, чама белән, 17-18 гасырларга барып тоташкан җиһаз, мин бу йортка килен булып килгәндә өйнең түрендә ничек сакланса, бүген дә шулай саклана. Киләчәктә дә буыннан буынга тапшырыласына ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев