Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Владимир Васильев: «Ат елында туганнар бәйсезләр һәм үз фикерләре бар»

Татарстанның халык артисты, опера һәм камера җырчысы, филармониянең музыкаль-әдәби ликторий сәнгать җитәкчесе Владимир Васильев белән үтеп баручы елның нәтиҗәләре һәм киләчәккә теләкләре турында сөйләштек.

– Ат елында туганнарга бер үк сыйфатлар хасмы-юкмы икәнен әйтә алмыйм, ә үземне читтән карап, күпчелек очракта Атлар бик тырыш, күп эшлиләр һәм тирә-юньдәгеләрне дә эшкә дәртләндерәләр, дип әйтә алам. Кайчак амбицияле максатлар куялар һәм, күпләрне гаҗәпләндереп, аларны тормышка ашыралар. Әйбәт дус һәм иҗат яратучылар: беркайчан да беренче булып “һөҗүм” итмиләр, ләкин үзләрен һәм якыннарын якларга туры килсә – аларны беркем дә җиңә алмас. Бәйсезләр һәм үз фикерләре бар. Тагын бер мөһим сыйфат – туганнарына, эшенә, Ватанына тугрылык.

Тискәре сыйфатларны үземдә әлегә күрмәдем (елмая)! Гомумән алганда, бер кимчелек бар – уңай сыйфатларның артык күп булуы. Дөресен әйткәндә, хәтта синең һәрбер уңай сыйфатың да кайчак тормыш хәлләренә карап кимчелеккә әйләнергә мөмкин. Мәсәлән, син тырыш һәм күп эшлисең икән, шуның аркасында туганнарыңа игътибарың җитмәскә мөмкин. Яисә, кайчакта синең бәйсезлегең, акыллылыгың һәм шәхси фикерең, еш кына агым буенча йөзәргә күнеккән, тормышларында бернәрсә үзгәртергә теләмәгән кешеләрне ярсыта.

2025 ел минем өчен, 2024 кебек үк, бик сагышлы үтте. Узган елда – әтием, быел исә әнием мәңгелеккә күчте. Уңышлар да, борчулар да, бу авырлык белән чагыштырганда бик кечкенә. Шуңа күрә, әти-әниегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга игътибарлы булыгыз, алар белән үткәргән һәр мизгелнең кадерен белегез. Барлык кешеләр дә бәхетле һәм сәламәт булсыннар!

Фото: Фрида Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев