Владимир Путинның туры эфирны кайчан уздырачак?
Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пәнҗешәмбе — 19 декабрьдә «Владимир Путинның ел йомгаклары» программасы эфир аша тапшырылачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Президенты Владимир Путин бу көнне узып баручы елга йомгак ясаячак һәм туры эфир аша илебездә яшәүчеләрнең һәм журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.
Теләгендә булган барча кеше үзен борчыган сорауларын программаның рәсми сайты аша, 0-40-40 номерына смс яки ммс юллап, шулай ук 8-800-200-40-40 телефоны аша шалтыратып җиткерә ала. Сораулар махсус мобиль кушымта (аның турында программа сайтыннан укып белергә мөмкин) аша да кабул ителә.
Сорауларны, шулай ук видеосорауларны «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре аша да юлларга мөмкин. Сораулар 4 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатьтән 19 декабрьгә кадәр — программа беткәнче — кабул ителә.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев