Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Владимир авылының «Талир тәңкә» ансамбле туган якларының борынгы мирасын саклый

Мамадыш районының Владимир авылында 2017 елны Галина Михайлова клуб җитәкчесе булып эшли башлагач оештырылган «Талир тәңкә» фольклор ансамбле керәшеннәрнең җыруларын һәм биюләрен өйрәнү белән шөгыльләнә.

Галина Михайлова  билгеләп узганча, коллективтагылар бик тырыш, талантлы керәшен кызлары. Ансамбльнең репертуарындагы җырларны бергәләп эзлиләр. Георгий Ибушев репертуарыннан алынган җырлары да бар. Сәхнә киемнәрен  авылдашлары Динар Пасыев инициативасы белән тектерелгән. Клубтагы фольклор коллективы почмагын төрле дипломнар, грамоталар, кубоклар бизи.

«Талир тәңкә» ансамбле солистлары — шушы авылда туып-үскән кызлар.

Нина Воеводина:

«Яшь вакытта читкә чыгып киткән идем, яңадан туган авылыма кайтып, балалар үстереп, хезмәт итеп, җырлап-гөрләп 48 ел шунда яшим. Хәзер миңа 70 яшь. 1 класста укыганда, ояла-ояла, «Бәрәңге»не җырларга сәхнәгә чыгуым әле бүгенгедәй исемдә. Күпмедер вакыт клубта да эшләргә туры килде, мәктәптә 27 ел повар булдым. Ансамбльнең беренче көненнән йөрим. Кызларымны яратам, алардан аерыласым килми», — диде.

Нина Саркеева да Казанда бераз эшләгәч, үз авылы егетенә кияүгә чыккан да, Түбән Камага күчкән. Лаеклы ялга чыккач, авылга кайтып йорт җиткезгәннәр. Казандагы мех фабрикасында эшләгәндә ул «Мехчылар» сараена, Нәҗип Бәдертдинов җитәкчелегендәге хорга йөргән. 

Любовь Степанова:

«Беркайчан да авылдан беркая да чыгып киткәнем юк. Җыр-моңга гашыйк, концертлар, бәйрәмнәр алып барам. Ансамблебез уңышларына сөенеп, бик теләп йөрим», — дип сүзгә кушылды.

Эльмира Данилова — арада иң яше. Чаллыга китеп берара эшләп, шушы авыл егетенә кияүгә чыгып, авылга кайткан. Ул — социаль хезмәткәр, өлкәннәрне карый.

Бердәнбер егетләре Василий Нислин — гармунчы. «Ул Владимирның үзендә яшәмәсә дә, җәй айларын шушында уздыра, бәйрәм-чаралар булганда шәһәрдән дә бик тиз кайтып җитә», диделәр аның турында. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев