Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Владимир авылыннан Анна Краснова: «Сатучы һөнәреннән дә җиңел, гади өлкә юк дигән фикер йөртү дөрес түгел»

Июльнең 4нче шимбәсе Россиядә сәүдә хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Сезне, гомеренең күп өлешен сатучы булып эшләгән, Мамадыш райоынының Владимир авылыннан Анна Краснова белән таныштырабыз.

Күптән түгел редакциягә «Туганайлар"ны даими укучы Анна Краснова Питрау бәйрәменә килгән иде. Аның белән сатучы һөнәре турында сөйләштек.

Анна Николаевна гаиләдә 5 кыз 1 малай үскәннәр. Әнисе аларны ялгызы үстергән.

«10 классны бетергәч плановик-экономист булырга дип экзаменнар бирдем, тик конкурсны уза алмыйча, укырга керә алмадым. Вакытлыча дип, меховой комбинатка эшкә урнаштым. Шулай итеп 5 ел узды. Аннары укырга керергә уйладым. Шуннан соң, Казанның 40нчы торговый училищесына укырга кердем. Ул елда калькуляторлар, компьютерлар юк. Счет төймәсе белән эшләдек. Миллионнар белән эш иттек. Әгәр дә ялгышсаң, бетте баш! Недосдача булса, бер сыерны чыгарып сала идең инде. Яшьлегемнең иң матур вакытында Казанның Сәйдәш урамындагы яшелчә, җиләк-җимеш кибетендә эшләп уздырдым. Әйбер кадерле вакытлар. Кеше чират торып товар ала иде. Обед вакытында да эшли идек. Үзебез сатучы да, рекламщик та булдык», –  дип сөйләде Анна түти.  

Шунда 10 ел эшләү дәверендә, булачак ире белән кибеттә танышып, Анна түти кияүгә чыга. Соңрак,  складка күчә, анда 15 ел эшли.  Хәзер инде лаеклы ялда, тик барыбер әкрен генә эшләп йөри әле.

«Сатучы һөнәреннән дә җиңел, гади өлкә юк дигән фикер йөртү дөрес түгел. Сатучы — җаваплы, кирәкле, мөһим, җиңел булмаган һөнәр. Оста хезмәткәр товар ассортиментын, бәяләрне, сатып алучы психологиясен, канәгать калсын өчен аңа нәрсә киңәш итәргә кирәклеген яхшы белергә тиеш. Әлбәттә киң күңелле, ачык йөзле сатучылар янына сатып-алучылар да күбрәк киләдер», – диде карендәшебез сатучы һөнәренең җиңел булмавына басым ясап .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев