Ватанны саклаучылар елында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга багышланган «Алга» клибын чыгарды.
Татар телендәге җыр хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәргә тиеш. Аның сүзләре — батырлык һәм җиңүгә ышаныч турында.
Бу Винера Ганиеваның Махсус хәрби операциягә багышланган беренче җыры түгел. Узган ел Винера Ганиева «Җиңү килә» җырын чыгарган иде.
«Мин бу җырны яздырганда, туктый алмый бик күп еладым. Аның сүзләре һәм көе миңа шулкадәр тәэсир итте, күңелгә тиде», — дип уртаклашты Ганиева.
Клипны карарга: https://www.tatar-inform.ru/video/uploads/2de6c4e67484ea4c6bcea4f30012802b.mp4

Фото: Клиптан скриншот
Нет комментариев