Винера Ганеева ире турында: «36 ел яшәп, 3 сәгать эчендә Камилемне югалттым....»
ТНВ каналында чыгучы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта Татарстанның атказанган артисты Винера Ганеева булган. Аның белән әңгәмәдән өзек.
— Сез тапшыруга соңгы тапкыр килгәндә, Камиль абый белән мәхәббәтегез турында сөйләгән идегез... Ул вакытта яңа өйләнешкән парлар дип сокланып караган идем.
— Ул вакытта мин башка хәләттә идем. Күтәренке кәеф, бәхетле. 36 ел яшәп, өч сәгать эчендә Камилемне югалттым да куйдым. Көн гадәттәгечә башланды. Мин институтка эшкә, ул театрга китте. Дүртенчеләрдә өйгә кайтам дип хәбәр иттем, ул «әле дустыма кереп чыгам» диде. Дусты мунча яккан булган, бик кызу. Ә Камил эссене яратмый иде. Монда эссе мунчага кергән, үзе генә калган булган. Миңа әйттеләр, без энем белән шул йортка йөгердек. Мин бу хәбәрне ишеткәч ничек исән калганмындыр. Мин аскы катка төшкәндә, ул ләүкәдә ята иде. Бу хәлләрдән соң, янымда дус кызларым булды, мине көн дә сакладылар. Менә тиздән инде 2 ел була.…
Хәзер тормышны анализлыйм: 36 ел буе нинди бәхетле булганмын икән дим.
— 36 ел көн, төн бергә яшә дә, ялгызың кал. Күңел хәләтегез нинди иде?
— Анда шок хәле. Аңлатып булмый. Көндез син кешеләр белән булганда, ничектер онытылып торасың. Ә инде кич, йокларга ятканда, бөтен әйбер күз алдына килә. «Камил» дип төн уртасында кычкырып уянганым да булды. Аның бүгенге көндә дә өйдә киемнәре белән аерым бер шкаф бар. Көн дә шуны ачып карыйм.
Беренче ел бик авыр булды. Ул онытылмый, көн дә искә төшерәсең. Ярый әле эшем бар. Эш белән мавыгам.
— Камил абый киткәч, могҗизалы хәлләр булдымы?
— Өйдә газ, су, ут буенча эшләрне дә ул алып бара иде. Батарейда калган хаваны да борып чыгаралар бит инде. Хәзер бер көн, сумкада шул батарейдагы хаваны чыгара торган зәңгәр ачкыч килеп чыкты. Ә мин аның нәрсә икәнен дә белмим бит! Ничек ләккән ул анда?! Могҗиза...
Тагын бер очрак. Ул кошлар белән дус иде. Ул туя агачына 5 литрлы су савытыннан оя ясап, җим салып куя иде. Хәзер бу эш миңа калды бит. Өйдә 3 савыт, шунда кошларны ашатам. Безнең анда 2 агач чыршы бар. Камил вафат булгач, бер кош гел шуның башына килә иде. Чаша башлаган кеше кебек, гел шуның белән сөйләшә башладым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев