Виктория Газтдинова: «Кар өстендә учак ягып көтәр дусларым бар»
Мөслим районының Әмәкәй авылында яшәүче карендәшебез Виктория Газтдинова якын дусты турында язды.
Сигезенче дистәне ваклаган өлкән кеше буларак, минем дә, «кар өстендә учак ягып көтәр» дусларым бар.
Валерина дустым белән таныштырыйм әле, карендәшләрем. Мәктәп елларында җәйге каникулда, клубка чыгып йөри башлагач, ап-ак җирлеккә кара борчак төшкән күлмәк кигән, чәчен ике толым итеп үреп аркасына салган (толым очлары бөдрәләнеп тора) бер кыз да күренә башлады. Соңрак бу елмаеп кына торучы, бөтен кеше белән ачык итеп сөйләшүче кызның медпунктта эшләүче, мәктәпкә килеп безне гел тикшереп, прививкалар ясап торучы Елена апаның Валерина исемле кызы икәнен белдек.
Минзәләдә педагогия училищесында укый икән, ул да каникулда. Менә шулай танышып киттек... Училищены бетереп ул юллама буенча Азнакайга китте, анда балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Ә мин Минзәләгә...
Шулай, Валерина күрсәткән юлдан, дустым артыннан йөрдем. Югары белемне дә алдым. Чаллыда КамАз төзелеше башлангач, Валерина Азнакайдан китеп ТЭЦ каршындагы балалар бакчасында методист булып эшләде.
Телефонсыз заманнар, әти-әниләрнең кайберләре баланы бакчадан алырга соңга кала. Андый вакытларда балаларны Валерина каравылчыга үз адресын калдырып, квартирасына алып кайта. Лаеклы ялга чыкканчы андый хәлләр бик күп кабатлангандыр.
РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы исемен йөртүче дустым хәзерге вакытта Яңа Усыбызда яши. Авылның иҗтимагый тормышында иң активларның берсе ул: махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтёр, «Усыкай буйлары» халык ансамбленә йөри.
Ярдәмчел, ихлас күңелле дустымны авылдашларым бик хөрмәт итә. Туган авылымда мине күз карашымнан аңлаучы, шатлыгым булса, чын күңелдән сөенүче, борчуым барда юатучы, мул табыннар корып каршы алып, күчтәнәчләр төяп озатып калучы сер сандыгым яшәгәнгә мин бик бәхетле.
Фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев