Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Викталина Кузнецова: «Элек кызлар бирнәлекне алдан ук әзерлиләр иде»

Тумышы белән Түбән Кама районының Келәтле авылы кызы Викталина Кузнецова үзенең тәре алъяпкычының фотосын юллады.

Мин Чистай районындагы Каргалы авылы егетенә кияүгә чыктым. Ике улым бар. Элек әниләр безне «кияүгә чыгу өчен бирнә әзерләргә кирәк», дип үстерделәр. Кияүгә кайчан чыгасын белгән юк, әмма бирнәлек әзер булырга тиеш иде. Шуңа да кыз чагыннан ук чигеп куйдык. Мин тәре алҗапкычын гади ак тукымага канва белән чиктем. Чигеп бетергәч, канваның җепләрен тартып аласың да, чигеш тип-тигез булып кала. Бистәрләр дә чиктем.

Без яшь чакта армиягә китүче егетләргә чигүле кулъяулыгы бирү гадәте бар иде. Икесе әле дә үземдә саклана, армиягә китүче егетләр күп булмаган, күрәсең. 

Зур Афанас авылындагы «Серле мәләнчек» керәшен фольклор ансамбленә йөрдем. Репетициягә дә Афанаска бара идек. Авылдан барып-кайтып җөрергә җайсызрак, шуңа сирәк-мирәк кенә җыелышып, җырлашып утыра идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев