Вероника Гурьянова: «Кыш бабай сораган бүләкләрнең күплеген күреп, бераз куркып та куйгандыр»
Казан медицина университеты студенты Вероника Гурьянова Кыш бабайга юллаган хатларымның берсендә бөтен гаиләбезгә бүләкләр сораган.
— Кыш бабайга юллаган хатларымның берсендә бөтен гаиләбезгә бүләкләр сораган идем. Гаиләбез шактый зур булганлыктан, бүләкләр исемлеге дә озын булды. Үземнең дә бер зур хыялымны чынга ашырасым килде. Төрле матур көйләрне уйнарга өйрәнергә теләдем, шуңа күрә Кыш Бабайдан гитара сорарга булдым. Күрәсең, Кыш Бабай минем сораган бүләкләрнең күплеген күреп, бераз куркып та куйгандыр. Ул миңа бүләкләр урынына, матур итеп бизәлгән, җылы сүзләр белән тулы бер хат җибәргән иде. Әлбәттә, бу хат та минем өчен бик кадерле һәм үзенчәлекле, онытылмаслык бүләк булып истә калды. Бу хат Кыш бабайның миңа булган игътибарын һәм мәхәббәтен күрсәтте.
2026 елда Кыш бабайдан, иң элек, үземә һәм барлык туганнарыма, якын кешеләремә ныклы сәламәтлек теләр идем. Бу, чыннан да, дөньядагы иң кыйммәтле, бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган бүләктер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев