Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Ватан ул нәрсә?»: карендәшләребез арасында сораштыру уздырдык

12 июньдә Ватаныбыз гражданнары Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителгән көнне — Россия көнен билгеләп үтә. Кемгәдер бу өстәмә ял көне, ә кемдер бәйрәм итеп кабул итә. Без карендәшләребез белән «Ватан ул нәрсә?», «12 июнне ничек уздырасыз?» дигән сорауларга җавап эзләдек.

Регина ПАВЛОВА, Мамадыш районы, Юкәче авылы, 31 яшь:

 

— Кечкенә вакытта мин бу бәйрәмгә бик игътибар бирми идем, бәлки мәгънәсен аңламаганга күрәдер. Гадәти бәйрәм, ял көне кебек кенә тоела иде. Ә хәзер, күп очракта, бу көн эштә үтә. «Бәрмәнчек» белән бәйрәм чараларында катнашабыз. 
Ватан ул — минем туган җирем, әти-әнием, ата-бабаларым җире, туган телем.

Александр КОЗЛОВ, Питрәч районы, Әлбәдән авылы, 63 яшь:

 

— «Россия көне»н ничек барлыкка килгәнен хәтерлибез. Бу бит әле яшь бәйрәм. Шуңа да, югалмасын, озын гомерле булсын иде. Төрле чараларга чыгып тормыйбыз, телевизордан күзәтәбез. Анда инде күбрәк яшьләр йөри. Бәйрәм безнең өчен балаларның, оныкларның янда булуы. Иң мөһиме дөньялар тыныч булсын.

Павел ЯКИМОВ, Казан, 21 яшь:

 

— 12 июнь — Россиядә зур, патриотик бәйрәм. Ә күпләргә, шулай ук миңа да, өстәмә ял көне. Гадәттә, бу көнне табигатьтә ял итеп, шәһәрдә узган чараларга барып уздырам. Ватан ул туган җир, өең, урамың гына түгел, ә аның кешеләре һәм культурабыз да.

Лариса ӘХМӘТШИНА, Минзәлә районы, Яңа Мәлкән авылы, 59 яшь:

 

— 12 июнь — минем өчен ял көне һәм Ватаным Россиянең бәйсезлеген искә ала торган бәйрәм көне дә. Тарихта үз бәйсезлеген яклап илебез күп тапкырлар көрәшкә, яуга күтәрелгән. Һәрвакыт җиңеп чыккан. Шундый Ватаның белән горурланмый мөмкин түгел! Бу көн шуны искә төшереп, күңелдә горурлык хисен арттыра. Ватан, беренче чиратта, туган авылым, Татарстаным, һәм әлбәттә, бөек Россиябез.

Фёдор КРЕШКОВ Казан, 29 яшь:

 

— Россия көне, ел да ял була бит инде. Ял булгач авылга кайтабыз, ә анда эш бетми. Шулай да, эш аралаш булса да, телевизордан төрле пограммалар, концертлар карыйбыз. Шуңа күрә, бәйрәм рухы сизелә. Ә Ватан дигәч инде, «Родина мать» дигән төшенчә күз алдына килә. Ул — туган җир, әти-әни. 

Андрей ТЕРЕНТЬЕВ, Мамадыш районы, Кумырык авылы, 62 яшь:

 

— 12 июньнең нинди көн икәнен белмәгән кеше юктыр. Шәһәрдә узган чараларга барырга тырышам. Ә инде рәттән ял көннәренә кушылып китсә, әлбәттә, авылга кайтам. Дөресен генә әйткәндә, гадәти ял көне кебек уза да китә. 
Ватан — ул минем өчен, беренче чиратта туган авылым, яраткан Мамадышым, Татарстаным.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев