Валентина Сабанаева: «Россия генә түгел, Америка, Испания, Франциядән дә туристлар кабул иттек»
Лаеш районының Ташкирмән авылына баргач, авыл музеен да күреп чыктык. Музей белән рус теле укытучысы Валентина Сабанаева таныштырды.
Авыл музее 1989 елдан башлап эшли. Баштарак ул почта бинасында була.1995 елларда — башлангыч мәктәпкә, соңрак, зур мәктәпкә күчерелә. Керәшен, татар, рус тарихын һәм көнкүрешен үз эченә алган этнотур кысаларында, Ташкирмәнгә туристлар да килә.
«2016 елдан бирле туристлар каршы алабыз. Республикабыздан, Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта Америка, Испания, Франция кебек чит иллләрдән дә киләләр. Алар дәфтәргә үз фикерләрен язып калдыралар, — дип башлады сүзен Валентина Михайловна. — Мәктәптә 2013 елдан бирле «Көмеш» балалар коллективы эшли. Эшләве читенрәк, ансамбльдә 5нче класстан алып 9нчыга кадәрге балалар йөри. Өйрәнеп җиткәч кенә, алар мәктәптән китеп баралар. Туристларны балалар авыл тарихы, фольклор белн таныштыралар. Элгәреге җыруларыбызны башкарабыз, үзенчәлекле «Тройсын» бәйрәме, «Армиягә озату» йолаларын күрсәтәбез. Бүгенге көндә мәктәптә — 30 укучы, шуларның 8е «Көмеш»кә йөри. Мәктәп директоры Марина Сидорова ансамблебез, музей тормышы белән һәрдаим кызыксынып, ярдәм итеп тора, Грант отып, балаларга киемнәр тектердек. Лаеш музее директоры белән дә ныклы элемтәдә торабыз. Аның ярдәме белән, мәктәпкә ремонт ясалганчы ук, музей төзекләндерелде. Экспонатлар җитәрлек, өстәлеп тә тора».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев