Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Вакыт якынлашкан саен, ныграк дулкынландыра: Югары Чура укучылары имтиханга әзерләнә

Кукмара районының Югары Чура мәктәбеннән 11нчы классны - өч, ә тугызны 11 укучы тәмамлый. Аларның күңел хисләре ташып тора.

Эльвина Алексеева:

«Мәктәп еллары бик тиз үтеп китте. Мәктәп белән саубуллашу авыр, яраткан укытучыларыбыз кала. Классташлар, бер үк юллардан йөргән башка класс укучылары белән дә юлларыбыз аерыла. Алда имтиханнар... Әлбәттә, күңелдә борчылу, курку хисләре. Барысы да әйбәт булырына өметләнәбез. Дүрт фәннән имтихан бирәчәкмен. Һәркемгә киләчәктә уңышлар телим, теләгән уку йортларына кереп, тормышта кирәкле белгечләр булсак иде», — диде.

Валерия Димитриева:

«Быел аеруча җаваплы ел икәнлеген аңлыйм. Имтиханнарны әйбәт билгеләргә тапшыра алсак иде. Икенче июньдә беренче имтихан. Вакыт якынлашкан саен, ныграк дулкынландыра», — дип борчылуын белдерде.

Инна Чулкова да фикерләре белән уртаклашты:

«Күңелгә төрле уйлар килә. Киләчәк тормышыбыз ничек булыр? Юлларыбызда нинди кешеләр очрар? Керәсе уку йортлары да үз мәктәбебез кебек каршы алырмы? Әлегә нинди һөнәр сайлавымны төгәл әйтә алмыйм, хыяллар бар. Имтиханнарны тапшырып, әти-әнинең киңәшенә колак салып, үземә ошаганын сайлый алырга булсын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев