Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Уткино (Ылыя) авылында Сабантуй гөрләде

13 июнь көнне Мамадыш районы Уткино (Ылыя) авылында узган Сабантуй бәйрәмен керәшенчә булган. Аның турында бәйрәмне алып баручы Роза Галкина хәбәр итте.

Авылыбызда берничә ел мондый бәйрәм булганы юк иде. Менә быел, авыл халкы көче белән, шаулатып Сабантуен уздырдык.

Бәйрәмне үзем (Роза Галкина) алып бардым. Рая тути Фомина, Елена Зайцева, Галина Семенова, Валентина Корнилова, Галина Спиридонова миңа булыштылар.

Сабантуен оештырырга дигәч тә, авылдашларыбызның берсе дә битараф калмады. Бәйрәмгә кадәр мәйданда үскән үләнен чабып, урындыкдар куеп, кирәк-яракларны әзерләдек.  Сабантуе түгәрәк уен белән башлап җибәрдек. Бәйрәмне халык уеннары, төрле спорт ярышлары, җырулар, биюләр белән үрелеп барды. Комазан Башы авылыннан «Карендәшләр» фольклор ансамбле килгән иде. Аларның матур чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Бүләкләребез дә шәп иде: юрган, салат наборлары, мунча сөлгеләре, чәйникләр, чынаяк наборлары башка төрле истәлекле бүләкләр. Олы бүләкләрне Владик Фомин алып кайтты: 2 термопот, 4 электрический чайник, фен, тефаль таба. Шрыкова Елена, тормыш иптәше Павел белән 12 төр тарелкалар наборы. Алексей Максимов 5000 мең биреп акчалата ярдәм итте.

Фольклор ансамбле белән авылыбыз хатын-кызлары, балалар «Олылар коесы» янына чишмәгә суга төштек. Чишмәгә, авыл халкы исеменнән саулык-сәламәтлек, илебезгә тынычлык килүен теләп тастымал элеп калдырдык. Авыл буйлап керәшен җырларын җырлап, чиләк-коянтәләр асып, урам әйләнү дә күңелле булды. Чишмәдән алган судан чәй кайнаттык, уха пешереп барлык бәйрәм кунакларын сыйладык.

Бәйрәмебез кунаклары бик сөенеп, рәхәт ял итеп үзләренең күңелләрендәге матур хисләрен җиткереп таралышты. Уеннарга, ярышларга актив катнашкан бәйрәм кунаклары барсы да истәлекле бүләкләр белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев