«Үткәнне киләчәккә бәйләп»: Елена Данилова-Григорьеваның юбилей кичәсе була
20 февральдә Халыклар дуслыгы йортында «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева-Данилованың иҗат кичәсе булачак.
Елена Григорьева-Данилова күпкырлы шәхес. Җырлый да, уен коралында да уйный, шигырьләр дә яза, китаплар да чыгара.
«Үткәнне киләчәккә бәйләп» дип аталган бу юбилей кичәсе үзенә халык уен коралларында уйнау остасы, борынгы җыруларны халыкка җиткерүче танылган артист Елена Данилова-Григорьева иҗатына гашыйк тамашачыны җыяр. Тамашачы юбилярның иҗат елларына күз салып, керәшен җыруларын тыңлап, биюләр карап, күңел байлыгы алыр, рухи яктан ял итеп, вакытын файдалы уздырыр. Кичәдә күп кырлы талант иясенең узган ел азагында басылып чыккан «Әйтер сүзләр бар әле» дигән шигырьләр китабы да тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев