Ут күршеләребез, бакалылар Җәкәү йортында булдылар
Бакалы районының Яңа Илек мәктәбе укучылары, укытучылары, ата-аналар “Керәшен традицияләре юллары буйлап” дигән проектны тормышка ашыру барышында Казанга да килделәр.
Үткән елның декабрь аенда ук, Россиянең «Белем» җәмгыяте ата-аналар бергәлеге инициативасына конкурс игълан иткән иде. Бу конкурста катнашу өчен, Башкортстанның Бакалы районындагы Яңа Илек авылы мәктәбе укучыларының әти-әниләре «Керәшен традицияләре юллары буйлап» дигән проект төзеде һәм конкурсының 2нче сезонында җиңде.
“Бүгенге көндә әлеге проектны Россиянең «Белем» җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә ашырабыз. Проект мәктәпнең ата-аналар советы председателе Мария Кириллова һәм тагын дүрт әти-әни җитәкчелегендә төзелде. Без бу проект кысаларында бик күп төрле чаралар оештырабыз, мәктәп музеен төзекләндерергә, аны экспонатлар белән тулыландырырга уйлыйбыз.
Бу проект балаларга мирасыбызны сакларга, тарихыбызны күбрәк өйрәнергә зур мөмкинлек бирер.
Районыбызда үткән чаралардан, «Кулдан туку», керәшен җыруларын өйрәнү, күзикмәк әзерләү буенча мастер-классларны әйтеп үтәргә кирәк. Бу тәҗрибә балаларга традицион һөнәрләрне, мәдәниятебезне яхшырак аңларга ярдәм итә һәм керәшен халкының мәдәни кыйммәтләрен саклауга булышлык итәр”, – дип сөйләде проект киңәшчесе Елена Кудряшова.

Бүген проект кысаларында, Яңа Илек укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары – барысы бергәләп, Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә булдылар. Башта, кунаклар Татарстан керәшеннәренең төп иман йорты – Тихвин чиркәвендә булдылар. Соңрак, мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова мәдәни үзәк буйлап бакалыларга экскурсия ясады.
Биредә алар стендтагы керәшен геройлары, керәшен рәссамнары, күренекле кешеләр һәм, әлбәттә, музей белән таныштылар.

Иҗат жанрлары белгече Павел Александров “Керәшеннәрнең традицион костюмнары” дигән темага бик мавыктыргыч презентация күрсәтте. Элгәреге киемнәрне нәрсәләрдән теккәннәр, нинди үзенчәлекле, керәшеннәргә генә хас киемнәр бар, төрле төбәк керәшеннәренең кием үзенчәлекләре – болар барысы бик төгәл итеп аңлатылды. Балалар сорауларга җавап биреп, кызыксынып тыңладылар. Балалар төрле як киемнәрен киеп тә карадылар.


Анннан соң, этнограф, музыкант, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров белән очрашу булды Ул борынгы музыка кораллары белән таныштырды. Думбрада уйнап күрсәтте. Балалар да төрле уен коралларында көй чыгарырга тырышып карадылар.
Яңа Илек авылы мәктәбе директоры Светлана Жадова:
“Мондый очрашу безгә бик кирәк иде. Бүгенге мизгелләр балаларның күңелендә озак сакланыр. Каршы алуыгыз өчен, проектыбызны хуплап, ярдәм итеп торучы керәшен мәдәни үзәгенә, “Туганайлар” газетасына, Татарстан мәдәният министрлыгына рәхмәтебезне белдерәбез. Бу проект нәтиҗәләре буенча фестиваль уздырырга җыенабыз. Анда якташыбыз, танылган җырчы Марина Карпованың да катнашуы көтелә”, – диде.
Фото: Алиса Ахметшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Встреча прошла на высшем уровне. Спасибо за гостеприимство.
0
0