Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Усали мәктәбе укучысы Эльвира Аксакова республикакүләм конференциядә катнашты

Теләче районының Шәтке урта мәктәбендә «Тирә-ягыбызда – экология» дигән темага республикакүләм конференция узды.

Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укучылары Теләче районы Шәтке урта мәктәбендә "Тирә-ягыбызда экология" дигән темага узган республикакүләм конференциядә катнашканнар. Әлеге мәктәпнең 10нчы класс укучысы Эльвира Аксакова "Владимир керәшеннәренең Корман бәйрәме һәм аның хәзерге заманның экологик проблемалары белән бәйләнеше" дигән темага эзләнү эше әзерләгән һәм аны бик уңышлы яклаган. Биредә ул Корман бәйрәме алдыннан уза торган чишмә янын җыештыру өмәләре, чишмәләрне яңартырга булышкан спонсорлар турында сөйләгән.

"Фәнни җитәкчем Лидия Семеновна Константинова мине конференцияләргә йөртә. Без инде әтиемнең туган авылы турында бик күп чыгышлар ясадык.  Хәзер мин Владимир авылы, андагы туганнарым турында шактый күп нәрсә белдем"- ди Эльвира Аксакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев