Усали мәктәбе укучылары зур тормышка аяк атларга әзерләнә
Быел Мамадыш районы Усали мәктәбендә 4 укучы урта белем турында аттестат алачак.
11нче класс укучылары — Аксакова Эльвира белән Смирнов Владимир — керәшеннәр. Бу укучылар «Туганайлар» газетасы белән актив элемтәдә булды. Алар икесе дә I керәшенчә марафон җиңүчеләре. Икесе дә «Үлемсез полк. Керәшеннәр»гә Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары турында язды, туганнары, әби-бабалары турындагы мәкаләләре газетабызда басылды. Аксакова Эльвира берничә тапкыр Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәге оештырган «Ыру агачы» укучылар конферецияләрендә җиңүче булды. Керәшеннәр темасын яктырткан эзләнү эшләре белән район һәм республика конкурсларыннан урыннар алып кайтты. Ә үзем керәшенчә марафонда катнашканда алар минем уң кулларым булды. Язмаларымны укып бардылар, фикерләрен җиткерделәр, мин сорагач, сорауларыма җавап биреп, интервьюлар бирделәр, фотоларга төштеләр, лайк куеп күңелне күтәрделәр. Бүген аларның «урак өсте» — бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр.
Аксакова Эльвира:
– Чыгарылыш классына җитүебезгә күңел ышанмый. Мәктәп еллары белән саубуллашу ямансу да, икенче яктан кызык та. Алла бирса, сентябрьдә үк өр-яңа тормыш башланачак бит: яңа уку йорты, яңа дуслар, ыгы-зыгылы яшьләр тормышы. Мин мәҗбүри биреләчәк рус теле һәм математикадан тыш биологиядән БДИ бирәчәкмен. Кайсы уку йортына барасымны хәзер үк әйтергә куркам әле. Барысы да яхшы булыр дип, ышанам ышануын. Документларымны да кайсы вузларга бирәсемне уйлап куйдым инде. Ә мәктәпне тәмамлап чыгып китү, сүз дә юк, бик ямансу. Туган мәктәбебез стеналарында 11 ел узган бит: монда кемнең кем икәнен яхшы беләсең, укытучыларга ияләнеп беткән буласың инде.
Смирнов Владимир:
– Мин Усали авыл җирлегенә кергән поселок Дружба башлангыч мәктәбендә берүзем укыдым. Юк, класста берүзем генә түгел, бөтен мәктәбенә берүзем. Усалиның ике этажлы мәктәбе шундый зур, ә андагы 65 укучы бик күп төсле тоела иде миңа. Биредә алай кыргыйланып йөрмәдем, бик тиз ияләштем. 9нчы классны тәмамлагач, китәрмен дип уйлаган идем, папа-мамаларым рөхсәт бирмәде. Китәсе килүемнең сәбәбе — шул БДИ инде, ә болай мәктәпне яраттым мин. Укытучыларыма һәм мине көн саен 7 ел буе машинада йөрткән Николай дәдәй Захаровка зур рәхмәт. Сайлап алу имтиханы итеп, географияне сайладым. Барысы да яхшы булыр, дип ышанасы килә инде. Аллага тапшырган! Алла ташламасын!
Тарих, җәмгыять белеме укытучысы – Лидия Пасыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев