Үридән укытучы Юрий Гордеев ”Мактаулы остаз” билгесенә лаек булды
Юрий Ивановичка Мактау билгесен районда узган укытучыларның август киңәшмәсендә тапшырдылар.
Юрий Иванович тумышы белән Саба районы, Югары Шытсу авылыннан. 1982 елда гаиләләре Балык Бистәсе районы, Үри Чаллысы авылына, әтисенең туган авылына күчеп кайталар. Армия сафларында хезмәт итә. 1989 -1995 елларда Казан дәүләт педагогия институтында читтән торып белем ала, берүк вакытта Казаклар Чаллысы мәдәният йортында художество җитәкчесе, мәктәптә география укытучысы булып эшли.
Шул елның 5 октябрендә гаилә кора, тормыш иптәше күрше Бирдебәк авылы кызы Зоя Алексеевна. 1997-2004 елларда Бирдебәк авылында мәктәп директоры вазыйфасын башкарды. Бер үк вакытта география дәресләрен дә алып барды. 2004елда мәктәп ябылу сәбәпле, Шеморбаш гомумбелем бирү мәктәбенә эшкә күчерелә. Математика, география аңың төп предметларына әверелде. Хәзергесе вакытта Шомбыт мәктәбендә эшли.
Районда узган укытучыларның август киңәшмәсендә Юрий Иванович Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгыннан, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына зур өлеше, күпъеллык намуслы хезмәте өчен “Мактаулы остаз”мактау билгесе белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев