Үри һәм Бирдебәк түтиләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга токмач кискәннәр
Хәбәрләр

Үри һәм Бирдебәк түтиләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга токмач кискәннәр

Бу көннәрдә, илебезнең тынычлыгын саклау өчен көрәшкән солдатларга ярдәм итү максатыннан, авыл халкы берләшеп, үзләренең кул эшләрен тәкъдим итә.

“Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү йөзеннән "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" дигән акциягә кушылып, Үри һәм Бирдебәк авылдашларым белән бергә 2 сәгать эчендә 150 күкәйдән өй токмачы кистек. Бу акция безнең өчен бик мөһим, чөнки безнең егетләребез фронтта, һәм аларга ярдәм итү – безнең бурычыбыз. Барлык апаларга, түтиләргә, бу эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт”, – дип язды Евдокия Толстова.

Токмач әзерләнгәннән соң, махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрелә. Иң яхшы теләкләр белән әзерләнгән бу ризыклар, солдатларның көч-куәтен арттырсын һәм аларга җылы хисләр җиткерсен.  

Үри һәм Бирдебәк авылларының түтиләре, үзләренең хезмәтләре аша, илебезнең яклаучыларына ярдәм итүдә үз өлешләрен керттеләр. Бу гамәл, халыкның бердәмлеген күрсәтә, һәркемнең үз иленә булган мәхәббәтен чагылдыра.

 


Нет комментариев