Үри һәм Бирдебәк авылы кешеләре чишмә яннарын чистартты
Хәбәрләр

Үри һәм Бирдебәк авылы кешеләре чишмә яннарын чистартты

Балык Бистәсе районының Үри һәм Бирдебәк авылларында яшәүчеләр «Чиста яр» дип исемләнгән игелекле акциягә кушылдылар.

Авылдашлар бердәм булып, чишмә буе территориясен җыештырдылар, чүп үләннәрен чаптылар.

Чишмәләрне чистарту, аларны төзекләндерү һәм тәрбияләп тору – ул изге эш.

“Шушы изге эшкә үзләреннән өлеш кертәсе килгән, ярдәмгә әзер торучы авылдашлар бүген бергә җыелды. Аларның тырышлыгы авылларыбызның матурлыгын сакларга ярдәм итә”, – дип язды клуб җитәкчесе Евдокия Толстова.

Бу акция, чынлыкта, табигатькә карата булган хөрмәт һәм авылның киләчәген кайгырту билгесе.

Евдокия Толстова фотосы.


Нет комментариев