Үри авылыннан мактаулы хезмәт юлы узган Мария Новикова
Мария Новикова Балык Бистәсе районының Үри авылында туып-үскән һәм әле бүген дә шунда гомер кичерә.
Әлеге героем үзенең яшьлек чорларындагы төсле шат күңелле, ачык йөзле, җор телле булып күңелгә кереп калды. Үз вакытында аларның комсомол сафларында тәрбияләнүләре күренеп тора.
Героем Мария Новикова Үри авылында туып үскән һәм әле бүген дә шунда гомер кичерә. Мәктәптә 8 нче классны тәмамлагач ул тәүге хезмәт юлын туган авылында хат ташучы булып башлый. Аннан соң аны сарык фермасына күчерәләр. Бу вакытта күрше Бирдебәк авылы фермасын район күләмендә данлыклы терлекче Нургали абыйсы Вәлиев җитәкли. Аннары әле бу ферманың даны тагын бер яктан киң таныла. Ул боларның барысы хакында ишетеп, хәбәрдар буларак колхоз җитәкчеләреннән үзен савымчы итеп күрше авылга күчерүләрен сорый. Әмма, анда анда буш урын булмаганлыктан аңа авылларында ике ел бозаулар карарга туры килә. Ә бу вакытта әлеге комсомол яшьләр товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективының комсомол җитәкчесе Хөсәен Мөхәммәтшин кайгыртучан ферма мөдире белән берлектә районыбызда гына түгел тирә юньдә макталырга өлгерәләр.
Район һәм республика матбугаты да күп сөйли алар турында. Әлеге коллективта эшләүче кызлар-егетләр бер-берсе белән якын туганнардай дус, тату, үзара ярдәмләшеп нәтиҗәле эшлиләр. Фермада гына түгел көндәлек тормышта да алар күп вакытларын бергә үткәрергә гадәтләнәләр. Туган көннәр, гадәти бәйрәмнәр һәм истәлекле даталарны күңелле итеп оештыруларының исәбе дә булмый. Коллективта эшләгән уңган савым осталары Галина Петрова, Рая Толстова, Евдокия Алексеева, Хәлимә Малова, Фәридә Шәрәфиева, Хәлидә Мөхаммәтшина, Галина Лукина бер гаиләдәй үзара дус, тату эшлиләр. Яшь чактагы дуслык күңел түрендә, дип хак әйтәләр шул.
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев