Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Үрәсбаштан Галина Никонорова 20 ел пешекче булып эшли

20 октябрь — Халыкара пешекчеләр көне.

Миллионлаган пешекче-кулинарлар бүгенге көндә бар халыкны рәхәтләнеп тәмле ризыклар белән сыйлый.


Пешекче һөнәре –  бик борынгы һөнәр.

Кукмара районының Үрәсбаш авылы балалар бакчасында пешекче булып эшләүче Галина Никонорова турында язарга булдык. Аның хезмәт стажы 20 ел.

«Эшләү дәверендә Галина Михайловна үзенең оста пешекче икәнлеген исбат итте. Үз эшенең остазы булды, коллективның һәм әти-әниләрнең, балаларның ихтирамын яулады. Галина пешергән ризыкларны балалар бик яратып ашыйлар. Өйгә кайткач та: "Галя түти пешергән кебек пешер, әле, әни", дип сораучылары бар”, – дип сөйләде бакчаның җитәкчесе Любовь Павлова.


Галина Михайловна кадерле әни дә. Тормыш иптәше Владимир белэн 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Авылның күркәм, үрнәк гаиләсе алар.

Любовь Павлова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев