Үмердән Геннадий Марков крестьян-фермер хуҗалыгы кырларындагы эшләр белән таныштырды.
Башкортстанның Бакалы районындагы Үмер авылында «Якты Чишмә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Геннадий Марков крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында чәчү эшләре актив алып барыла.
Яз - авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен актив чор. Бүгенге көндә «Якты Чишмә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Геннадий Марков крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында чәчү эшләре актив алып барыла, алар киләчәк уңыш өчен ышанычлы нигез булдырачак.
Район игенчеләренең хәзер кызу вакыты, чәчү эшләре дә кызу бара. Игенчеләрнең бөтен тырышлыгы вакытында һәм сыйфатлы чәчүгә юнәлдерелгән.
«Басуларда эш кайный, кызу чор. Кырларда 4 агрегат эшли. 2 агрегат конбагыш чәчәсә, 2 агрегат бөртекле кульутура чәчәләр. Якындагы 10 көндә барысын да чәчеп бетерербез дип уйлыйм. Һава торышы да кулай, безнең яклы, эшләргә мөмкинле бар. Яңгырлары да яуды, кояшы да бар. Җир өлгергән. Шушындый һава торышы торса, быел уңыш мулдан булыр дип уйлыйм. Быел инде төрле техник кульутра чәчәбез», – дип сөйли Геннадий Марков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев