Укытучыларны ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтәчәкләр
Татарстанда мәгариф программасы башлана. Педагоглар аның барышында ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтеләчәк.
Мәктәпләрдән — 600, урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан — 100 укытучы шул рәвешле квалификациясен күтәрәчәк. Проектны гамәлгә ашыруга акчаны Мәгариф һәм фән министрлыгы бирә. Субсидияне Татарстанда Мәгарифне үстерү институты алачак.
Институтка акча бирү өчен тиешле документлар, шул исәптән чаралар программасын һәм, исәп-хисаплар белән, аңлатма язуын әзерләргә кирәк. Заявканы карап тикшерү срогы — ун эш көненә кадәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел сентябрь аеннан республиканың 100 мәктәбе һәм 35 көллиятендә ясалма фәһем буенча түгәрәкләр эшли башлаячак. Быел җәен 623 информатика укытучысын шул түгәрәкләрне алып баруга әзерләячәкләр.
Бу башлангычлар 2030 елга кадәр ясалма фәһемне үстерү буенча республика программасы кысасында гамәлгә ашырыла. Аның бюджеты 5 миллиард сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев