Укытучы Елизавета Цыганованың иҗат кичәсе булды
Чистай шәһәренең 2нче гимназиясендә туган тел укытучы, җирле шагыйрә Елизавета Цыганованың иҗат кичәсе уздырылды.
Елизавета Цыганова — Татарстанның атказанган укытучысы, «Мәгарифтәге казанышлар өчен» медале иясе, гомеренең 42 елын мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Укучылар, ата-аналар һәм хезмәттәшләре ихтирамына ия Елизавета Михайловна гади дә, берсеннән-берсе матур да булган шигырьләр яза. Ул үзенең шигырьләрен йөзәр-йөзәр итеп җыеп, өч китаплык итеп теркәгән. Аларны принтер аша чыгарып, кечкенә-кечкенә китапларга туплаган. «Мин кышлардан җәйләр эзлим әле», «Минем тормыш — минем язмыш ул», «Һәр адымны төптән уйлап атлыйк» дип аталган ул китаплары — 30ар данә.
Моңа кадәр Елизавета Михайловна каләм тибрәтүче карендәшләребездән Карликова һәм Вера Новикованың дә шигырьләрен китап итеп төпләп биргән. Димәк, спонсор табылган очракта, Чистай ягындагы җирле шагыйрьләрнең иҗат җимешләрен алга таба типографияләрдә китап итеп бастырып чыгарырга була, дигән сүз.
Елизавета Цыганованың Чистай шәһәрендә урншкан музей-күргәзмәләр комплексындагы Керәшен җортында уздырылган иҗат кичәсенә халык күп җыелган иде. Керәшен җортында урнашкан музейда иҗат кичәләре оештыру ныклы традициягә әйләнеп бара. Кичәдә ясаган чыгышларында Чистай районы керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов шуны билгеләп үтте. Алексей Тихонович та, 2нче гимназия директоры Равилә Гайнетдинова һәм башкалар да Елизавета Михайловнаның иҗатына зур бәя бирделәр. Аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары теләделәр.
Туганнары, балалары, дуслары һәм карендәшләр, шулай ук, укытучылар арасыннан кичәдә Елизаветаның шигырьләрен сөйләүчеләр дә күп булды. Автор үзе дә яңа шигырьләрен укыды. Иҗат кичәсе «Багалмам» керәшен халык фольклор ансамбленең җырулары, биюләре белән аралашып барды.
Раиса Тихомирова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев