Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Укучы тәртип бозган очракта педагогик коллективның гамәлләр исемлеген билгеләгән

Бу хакта мәгариф министрлыгы эксперты, Балачак, гаилә һәм тәрбияне өйрәнү институтының баш белгече Марина Конева хәбәр иткән.

Ведомство 2026/27 уку елында укучы тәртип бозган очракта педагогик коллективның гамәлләр исемлеген билгеләгән.

Яңа регламент буенча, укытучының гамәлләр алгоритмын дүрт этапка бүлеп була. Башта дәресне өзгән өчен укучыга телдән кисәтү ясала. Әгәр тынычлыкны бозучы һәм эш атмосферасын какшатучы тынычланмаса, аны ишек артына чыгарып җибәрергә кирәк. Ләкин коридор буйлап йөрергә түгел, ә мәктәптә тәртип саклау өчен җаваплы кеше кабинетына. Гадәттә, бу — социаль педагог. Анда тәртип бозучы белән профилактик әңгәмә үткәреләчәк, ә аның нәтиҗәләре буенча укучыны сыйныфка кире кайтарыргамы, юкмы дигән карар кабул ителәчәк. Тагын бер дисциплинар чара — ата-аналарга хәбәр итү. Ләкин бу педагогның карары буенча эшләнәчәк.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев