Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Удмуртиядә керәшеннәр турында яңа фото җыентык дөнья күрде

«Керәшеннәрнең мәдәниятен саклыйк» проекты Грахов районының «Лидер» мәдәният йорты тарафыннан керәшеннәрнең уникаль мирасын саклауга юнәлдерелгән. Әлеге проект мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырылган.

Грант отып, граховлылар Россиянең төрле почмакларында яшәүче керәшеннәрнең үзенчәлекле булган гаилә традицияләре һәм йолаларын өйрәнделәр.

Мәдәни мирасны саклау идеясе белән кызыксынган яшүсмерләр керәшеннәрнең гаиләдәге мөһим вакыйгаларга: туу, армиягә озату, кияүгә бирү һәм туй йолалары турында белде. Җыруларга аерым игътибар бирелде. Тупланган материаллар йолаларны яңадан торгызу өчен нигез булды, ә кульминация булып Порым авылында театральләштерелгән «кияүгә бирү йоласы» күрсәтелде.

Яшүсмерләр үзләренең ачышлары һәм тәэсирләре белән социаль челтәрләрдә видеокөндәлекләр аша уртаклаштылар. Бу уникаль мираска игътибарны җәлеп итәргә һәм төбәкнең туристлык мөмкинлекләрен арттырырга мөмкинлек бирде. Проектның соңгы ноктасы булып зур бәйрәм – Порым һәм Түбән Тыловай авылларыннан чыкканнар өчен очрашу булды.


«Керәшен мәдәниятен саклыйк» проекты кысаларында, фольклорны җыю һәм өйрәнү буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер-класс барышында катнашучылар сораштырулар үткәрүнең төрле ысуллары, интервью алу кагыйдәләре, җирле йолаларны һәм гадәтләрне өйрәнү буенча алынган мәгълүматны эшкәртү һәм саклау белән таныштылар.

Шулай ук, фото һәм видеога төшерү буенча мастер-класс үткәрелде. Укуларны фотограф һәм видеограф Наталья Кунаева үткәрде. Наталья Васильевна балаларга фотоҗиһазлар белән ничек эшләргә, камера көйләргә, ут куярга һәм яхшы фоторәсемнәр һәм видео чыксын өчен модельне дөрес куярга икәнен сөйләде.

“Керәшеннәр культурасын саклыйк” проектын гамәлгә ашыру кысаларында катнашучылар төркеме керәшенәрнең йолаларын фотога һәм видеога төшерде. Балалар керәшеннәр белән аралаштылар, төрле йолаларның әһәмияте һәм тарихы, шулай ук әлеге традицияләрнең ничек саклануы һәм буыннан буынга тапшырылуы турында сораулар бирделәр. Очрашу барышында алар бәйрәмнәр, гаилә йолалары һәм керәшеннәрнең көнкүреше, уен һәм милли ризыклар турында белделәр.
«Керәшеннәр мәдәниятен саклыйк: традицияләр кадрда» (“Сохраним культуру кряшенов: традиции в кадры») фотоҗыентыгы зур проектның эш нәтиҗәсе булды. Бу җыентыкта фотографияләр, традицион уеннар, йолалар аңлатмасын, шулай ук буыннан-буынга тапшырылган ризык рецептларын табарга була.

Керәшен культурасы атмосферасына тирәнрәк чумарга һәм аның җанлы чагылышын күрергә мөмкинлек бирәчәк видеоматериалларга сылтамалар да кертелгән.

Фотолар: К. Сидорова һәм «Грахов районының «Лидер» мәдәният йорты»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев