Тырлау аланында Питрауга әзерлек эшләре башланды
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин фестивальне оештыру мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмәсендә Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, муниципалитетның профильле ведомстволары башлыклары катнашкан.
Питрау – Татарстанның җәйге бәйрәмнәрнең иң якты, иң истә кала торган вакыйгаларның берсе. 18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янәшәсендә урнашкан Тырлау аланында республикакүләм «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивале быел 28нче тапкыр узачак.
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Җөри авылында оештыру мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмә уздырды. Анда Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров та катнашкан. Шулай ук, муниципалитетның профильле ведомстволары башлыклары да булган.

Алар барлык нечкәлекләрен уйлап, бәйрәмне югары дәрәҗәдә уздыру мөһимлеге турында да сөйләшкәннәр.
Очрашу барышында төп темаларга тукталып узганнар: кунакларны каршы алу һәм урнаштыруны оештыру; фестиваль мәйданчыкларын өзлексез электр белән тәэмин итү; Тырлау аланындагы кайбер мәйданчыкларны яңарту һәм әзерләү, кунакларының иминлегенә кагылышлы бәйле мәсьәләләрне хәл итү.
Алда мәйданчыкларны эшләү, программаларны әзерләү көтелә.
Мамадыш-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев