«Туым жондозы» нда Гран-при алган Адилә Ишалина: «Җиңү ялкыны һәрбер финалистның йөрәгендә янгандыр»
«Туым жондозы-2026» конкурс-фестивалендә солистлар арасында Гран-прины Яр Чаллы кызы алды.
Феститвальдә солистлар арасында Гран-прига Яр Чаллыдан Адиля Ишалина лаек дип табылды. Аңа 50 мең сумлык акчалата бүләк, Диплом һәм кубок тапшырдылар.
Адилә – 5 яшендә сәхнәдә. Күп санлы конкурслар лауреаты. Музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамлый. Хәзер дә җырлавын дәвам итә.
«Җыр сәнгатенең нечкәлекләрен, тавышымның яңа якларын укытучым Диләрә Камалова ача. Шулай ук, Виталий Агапов җитәкчелегендә оештырылган «Җанагай» керәшен ансамбленә йөрим. Андагы вакытымны бик күңелле һәм файдалы итеп уздырам. Минем уңышларымда остазларымның өлеше бик зур дип уйлыйм. Репертуарымда төрле телләрдәге җырлар бар», – дип сөйли Адилә.
«Туым Җондызы»нда Адилә Ишалинаның беренче катнашуы.
«Конкурс бик ошады. Оештыру ягы югары дәрәҗәдә иде. Бер катнашучы да игътибарсыз калмады. Ә инде җиңү ялкыны һәрбер финалистның йөрәгендә янгандыр дип уйлыйм. Билгеле, мин дә өметләндем. Жюри членнары мине Гран-при исеменә лаек дип санаганнарына шатландым. Минем өчен җан атканнары өчен әти-әниемә, остазларыма чиксез рәхмәтемне белдерәм. Мин бик бәхетле», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев